Районда традицион гражданнар җыеннары башланды.
Алар һәр авыл җирлегендә узачак. Биредә җирлек башлыклары халыкка уртак казанышлар, тормышка ашырылган планнар һәм агымдагы елга билгеләнгән перспективалар турында сөйлиләр.
Кибәк Иле авыл җирлеге зур түгел, аңа нибары 98 йорт кына керә. Биредә 248 кеше яши. Узган ел 10 кеше якты дөньядан киткән, ә дөньяга аваз салучылар бөтенләй булмаган. Иң зур проблема – эш урыннары булмау. Хезмәткә сәләтле 14 кеше генә Кибәк Иле авылында эшли, калган 71е авыл яки хәтта районнан читтә эшкә урнаштырылган.
Статистика шатландырмый, әмма авыл җирлеге башлыгы Илназ Зиннуров нәкъ менә аннан башлады да, соңыннан җыелучыларны бюджет чыгымнары белән җентекләп таныштыруга күчәләр. Җирлек бюджетын тулыландыруның бер ысулы-гражданнарның үзара салымы. Бу программа эшли башлаганнан бирле Кибәк Иле авылында су башнясын яңартырга өлгерделәр, аның санитария зонасын койма белән әйләндереп алдылар, кечкенә генә күпер салдык, сугышта һәлак булган авылдашларга һәйкәл территориясен төзекләндерделәр, урамнарны яктырту системасын модернизацияләделәр. Әмма вәгъдә ителгән акчаларның барысы да үтәлмәгән, чөнки планлаштырылган сумманы вакытында җыеп өлгермәгәннәр.