Шушы көннәрдә ветераннар советы утырышы булып узды, анда пенсионерлар тормышына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр: медицина хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләр, мәдәни һәм спорт яллары турында фикер алыштылар. Питрәч районы ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина узган елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга планнар турында сөйләде.
Безнең республиканың интернат-йортларында яшәүче якташларын да районда онытмыйлар. Ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева белән берлектә Югары Ослан, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында пенсионерлар янына бардылар.
Ел саен «Инвалидлар декадасы», «Өлкәннәр декадасы» үткәрелә, аларда кызыклы спорт ярышлары, җылы очрашулар, бәйрәм концертлары оештырыла, грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлкән буын яшьләрдән калышмаска теләми, чөнки соңгы берничә елда 300 гә якын пенсионер компьютер һәм интернеттан файдаланырга өйрәнгән. Быел тагын 18 кеше компьютер белеменә өйрәнә, шулай ук 15 кеше икенче курска языла һәм үз чиратларын көтә.
Ветераннар советы шулай ук Татарстанның тарихи урыннары буенча экскурсияләрне мөмкин кадәр ешрак оештырырга тырыша. Әйтик, сентябрьдә ветераннар активы Алабугага һәм Биләргә барды. Әлбәттә, бу ел да искәрмә булмаячак.