Питрәч беренче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары экологик викторинада катнаштылар

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубы утырышында беренче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен «Бу мәзәк хайваннар» экологик викторина үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты-табигатькә игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләү, игелеклелек хисен тәрбияләүгә ярдәм итү, бөтен тереклеккә якынайту, хайваннар дөньясы белән кызыксынуны үстерү.
Китапханәчеләр балаларга аларга карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге һәм әйләнә – тирә мохитне саклауның әһәмияте - хайваннарның яшәү урыннары турында сөйләделәр.
Яшь китап укучылар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, дөрес җаваплар өчен бүләкләр алдылар. Алар үзләренең эрудициясен, зирәклеген, хыялларын күрсәттеләр, ә иң мөһиме табигатьсез, кошларсыз, җәнлекләрсез куркыныч булуын аңладылар. Кеше табигать турында кайгыртырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International