"Селяне» ансамбле район һәм республика мәдәни чараларында актив катнаша

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

«Селяне» вокаль-инструменталь ансамбле «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 25 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында «Манеж» күргәзмәләр залында мәдәни программа оештыруда катнашты.

Музей-тыюлык федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас объекты һәм Татарстан Республикасының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объекты булып тора. 25 ел элек Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы территориясендә «Казан Кремле " музей-тыюлыгы төзү турындагы тарихи Указы кабул ителде.
Ансамбльгә әлеге чарада катнашкан өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International