Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кооперативлары конкурсына йомгак ясады. Безнең районнан 4 катнашучы заявка бирде. Шуларның икесе сайлап алу узды һәм грантлар отты. "Аквапродукт" оешмасы - 5 миллион, ә "АгроПтица" - 600 мең сумнан артык акча алачак.