24 гыйнварда Министрлыкта билбау көрәше буенча чемпионнарны, призерларны һәм тренерларны хөрмәтләү булды. Чемпионнарны билбау көрәше федерациясе президенты, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләде. Чарада шулай ук билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, билбау көрәше халыкара федерациясе генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин катнашты.
Спортчылар белән очрашуны ачып, министр урынбасары Марат Әхмәтов чемпионнарны уңышлары белән котлады. "Көрәш-көч, куәт, энергия һәм тәҗрибә генә түгел, ә тулы фәлсәфә дә. Һәм анда иң авыры-үз-үзең белән көрәш", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Министрлык стеналарында бүген республиканың төрле почмакларыннан: Актаныш, Нурлат, Тукай, Зәй, Алексеевск һәм башка районнардан балалар җыелды. Әмма аларның барысын да ныклы характерда һәм җиңүгә какшамас ихтыяр берләштерә.
Шунысы игътибарга лаек, билбау көрәшен егетләр генә түгел, кызлар да сайлый. Әйтик, Аксубай районыннан Ольга Шугаева спортка аның әтисе, аңа 6 яшь булганда китерә, дип сөйли. Шул вакыттан бирле ул 9 ел инде көрәш белән шөгыльләнә һәм быел егетләр һәм кызлар арасында дөнья беренчелегендә 1 нче урынны яулый.
Марат Әхмәтов чара барышында чемпионнарны һәм призерларны гына түгел, аларның тренерларын да бүләкләде. Чөнки бу нәкъ менә көндәлек эш нәтиҗәсендә балалар чемпион булып үсәләр.