Татар Казысы - нык авылларның берсе. Өйләр барысы да пөхтә. Муллык хөкем сөрә. Әмма моның өчен күп эшләргә кирәк. Биредә һәр хуҗалыкта диярлек йорт фермасы бар. Барлыгы 82 шәхси хуҗалыкта 777 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 240 сы - савым сыерлары, 32 кәҗә, 450 дән артык сарык, 14 ат. Шәхси хуҗалыклар 919 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган субсидия рәвешендә ярдәм алдылар.
Шәйхетдиновлар һәм Бәдретдиновлар гаиләләре яшь казлар сатып алган вакытта ярдәм алдылар.
Авыл халкы алдында Татар Казысы авылында уңышлы эшләп килүче хуҗалык идарәчесе Рафыйк Мөхәммәдиев та чыгыш ясады. Авыл халкы хуҗалык җитәкчесе Илдус Галеевка авылда төрле чаралар үткәрүдә спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Үзара салым программасында Татар Казысы халкының ничек катнашуы турында без инде берничә тапкыр яздык. Быел алар үз иминлеген тәэмин итүгә акча юнәлдерергә ниятли. Җыенда авыл җирлеге башлыгы, форсаттан файдаланып, авылдашларына янгын сүндерү машинасына капиталь ремонт ясау өчен акча сарыф итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Бүген әнә шулай хезмәт сөючән, хуҗалык, җаваплы, барыннан да элек үз көчеңә ышану белән янып-көеп яшәгән кешеләр яши.