Кичә җыелышлар, Чыты һәм Керәшен Сәрдәсе җирлекләрендә район башлыгы Илһам Кашапов катнашында узды.
Чыты авыл җирлеге составына Чыты, Сәләнгеш һәм Иске Йорт авыллары керә. Хәзерге вакытта биредә 609 кеше яши. Халыкның 59 проценты эшкә яраклы. Җирле халык авыл хуҗалыгы белән актив шөгыльләнә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерә. Алар арасында 4 һәм аннан күбрәк савым сыерлары булган Мөхәммәтовлар, Фатыйховлар һәм башкалар бар. Җирлек территориясендә ике КФХ эшли. Быел тагын 3 һәм бер кооператив төзү планлаштырыла. 2018 елда җирлек халкы авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә үзара салым акчаларын тоттылар. Хисап җыелышы эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Керәшен Сәрдәсе җирлегендә бүген 469 кеше исәпләнә, шуларның 206 сы эшкә яраклы. Җирлек составына Иксуар, Көлкәмәр, Керәшен-Сәрдәсе авыллары керә.
Үз чыгышында җирлек башлыгы Петр Гаврилов шәхси ярдәмче хуҗалыкны актив үстерүче Җамалетдиновлар гаиләсен билгеләп үтте. Территориядә 3 КФХ эшли.
2018 елда җирлектә шактый эшләр башкарылды. Керәшен Сәрдәсе авылының Совет урамы буенча 3 йортны газлаштыру күптән көтелгән вакыйга булды.
Авыл халкы район башлыгына бүген район үзәге һәм авыл арасында йөрүче автобуслар өчен рәхмәт белдерде.
Быел җирлектә җирлек эчендәге юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту һәм һәйкәлне төзекләндерү планлаштырыла. Җыелыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова катнашты.