"Sunnyфест" фестивалендә питрәчлеләр "Май кебек" номинациясендә җиңү яулады.
Безнең "Прәннекләр" командасы Мамадыш шәһәрендә узган кышкы зур чарада лаеклы чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, фестивальдә 2 регионнан һәм республиканың 25 районыннан командалар катнашты. Питрәчлеләргә "Май кебек" номинациясенсе буенча, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, Россия бобслей һәм скелетон федерациясе президенты Александр Зубков бүләк тапшырды. "Форпост" үзәге директоры, "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Найлә Таҗиева, чараның бик кызыклы һәм эчтәлекле булуын билгеләп үтте.