Түбән Камада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Волков 95 нче туган көнен билгеләп үтте. Аны котларга туганнары һәм якыннары, муниципалитет, шулай ук социаль хезмәтләр вәкилләре килде, дип хәбәр итә ТР Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәте.
Михаил Волков Питрәч районының Тагашево авылында туган. 1942 елның августында егетне армиягә алалар, ул Горький өлкәсенең Богородск хәрби мәктәбендә белем ала, аннары Мәскәүне сакларга китә.
1943 елның язында Михаилны 2 нче Украин фронтка җибәрәләр, анда ул сугыш ахырына кадәр хезмәт итә. Пенсиягә чыкканчы Түбән Кама егете Тагашево совхозында комплекслы бригадир булып эшли. 1949 елда Михаил Анна Васильевнага өйләнә.