Питрәч районының «Шатлык» приютында мәктәп яшендәге балалар белән «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»дигән дәрес узды.
Дәреснең максаты кеше тормышының төп кыйммәтләренең берсе буларак сәламәтлек турында күзаллау формалаштыру, балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү иде.
Дәрестә социаль педагог «Сәламәтлек турында» мәсәлен сөйләде, «Зарарлы һәм файдалы гадәтләр» уенында уйнадылар һәм кешенең тормыш органнарына зарарлы гадәтләрнең нинди зыян китерүе турында сөйләштеләр. Дәрес ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше турында видеоролик карадылар һәм викторинада катнаштылар.