«Иң яхшы вожатый» республика конкурсының район этабында Питрәч районының төрле белем бирү учреждениеләреннән 9 укучы катнашты. Конкурста алар үзләре, үзләренең эшләре турында сөйләделәр, шулай ук интеллектуаль уеннарда катнаштылар. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, ә җиңүче дип Кощак мәктәбе укучысы харизматик Данил Тарасов танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак. Аңа уңышлар телибез!
Башка конкурсантлар да лаеклы һәм кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар.