Эшлекле визит белән безнең районга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул район башлыгы Илһам Кашапов белән очрашты һәм Питрәч мәчетендә вәгазь укыды.
Район җитәкчелеге һәм район имам-мөхтәсибе вазифаларын вакытлыча башкаручы Әббәс хәзрәт белән Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәчтә Үзәк мәчет төзелеше кебек мөһим мәсьәлә турында фикер алышты.
- Хәзер инде очрашулар уза, бәлки меценатлар барлыкка килер, алар бу эшкә ярдәм итәр, дип өметләнәбез, бу бит, беренче чиратта, кешеләрнең үзләренә кирәк. Мәчет нәрсә ул - ул безнең икенче йортыбыз, бөтен мәсьәләләр буенча кеше бирегә килә, - дип ассызыклады Татарстан мөфтие. - Моннан тыш, Үзәк мәчет районның йөзе, аның төп символларының берсе булачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Әббәс хәзрәткә яңа вазифага керешергә ярдәм итү өчен килгәнлеген, мондый ситуациядә һәрвакыт сораулар килеп чыгуын, еш кына киңәш кирәклеген билгеләп үтте. Әббәс хәзрәт, шулай ук Питрәч районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы буларак, актив һәм кызыксынучан кеше буларак характерланды.