Бу якшәмбедә, 3 февральдә Питрәч Наратлык урманында традицион Сәламәтлек көннәре башлана.
Безне ачык һавада дүрт могҗизалы бәйрәм көтә. Алар быел ике атнага бер тапкыр барачак. Бу якшәмбедә башланып, алар 17 февральдә, шулай ук 3 һәм 17 мартта дәвам итәчәк. Чаралар үткәрү вакытын сез тиздән pestrecy-rt.ru сайтында күрә аласыз
Оештыручылар барлык кунакларга сәламәтлек көннәрен яңа уеннар, конкурслар һәм иҗади сюрпризлар вәгъдә итә. Шулай ук программада, һичшиксез, чаңгы ярышлары була, Кар өстендә футбол, аркан тарту, ату, гер күтәрү һәм башка кышкы уеннар булачак.
Питрәчлеләрне Наратлык урманында көтеп калабыз, конкурста катнашучыларны күңелле сюрпризлар һәм истәлекле сувенирлар сөендерәчәк.