Казанда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Чара ахырында тантаналы бүләкләү чарасы узды. Алар арасында Питрәчлеләр дә бар иде. Армрестлинг буенча тренер-укытучы Сергей Блохинга «Россиянең атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирелде. Ә аның шәкерте спортчы-инструктор Артур Макаров «Россиянең Атказанган спорт мастеры»дигән мактаулы исем алды.