Питрәчтә бизнес һәм хакимият арасында ачыктан ачык сөйләшү булды

2019 елның 1 феврале, җомга

Питрәчтә бизнес һәм хакимият арасында ачыктан ачык сөйләшү булды. 

Анда безнең район эшмәкәрләре катнашты. Бизнес һәм хакимият вәкилләренең очрашуы җанлы диалог рәвешендә узды, анда модератор буларак Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов үзе чыгыш ясады. Эшкуарлардан килгән сорауларга республиканың баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек идарәсе башлыгы Ратмир Шәйдуллин, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никитин, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International