Колай китапханәсе балалар язучысы А. П. Гайдар тууына 115 ел тулу уңаеннан Калуганың «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештырган «Гайдарны укыйбыз бүген» дигән челтәр акциясенә кушылды.
Китапханәдә яшь китап укучылар өчен тематик очрашу узды. Чара Аркадий Петрович Гайдар юбилеена багышланган иде.
Презентация карагач, балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында белделәр, аның әсәрләре белән таныштылар, Гайдарның яраткан китапларыннан өзекләр укыдылар.
Колай авыл китапханәсе «Гайдарны укыйбыз бүген " акциясендә катнашучы дипломы белән бүләкләнде.