Питрәч икенче мәктәбе укучылары Кызыл китап буенча сәяхәт ясадылар

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Кызыл китап - вакытлыча үзгәрүче документ.

Табигать турындагы белемнәребез тулылана барган саен, ул яңа белешмәләр белән тулыланырга һәм камилләшергә тиеш. Мәсәлән, кешеләр юкка чыккан хайваннар һәм үсемлек төрләре турында ниндидер яңалык белә һәм аларны саклауга алырга тәкъдим итә, Кызыл китапка кертәләр. Саклауга мохтаҗ булмаган хайваннар яки үсемлекләр башка битләргә эләгә. Халыкара Кызыл китап бөтен Җир шарында үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы торышын чагылдыра.
Балалар китапханәсендә 2 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен "Кызыл китап буйлап сәяхәт" мәгълүмат сәгате узды. Балалар шул исемдәге күргәзмә белән таныштылар, Татарстан Республикасының юкка чыгучы хайваннар һәм үсемлекләр турында презентация карадылар, экологик викторинада катнаштылар. Уенның җиңүчесе булып Валиуллина Зарина танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International