"Шатлык» приютында психолог тарафыннан коммуникатив күнекмәләрен һәм ишетү игътибарын үстерүгә юнәлдерелгән балалар белән дәрес үткәрелде.
Чара балигъ булмаганнарны социаль адаптацияләүгә һәм психологик коррекацияләүгә юнәлдерелгән дәресләр системасына керә.
Балалар үз хәрәкәтләрен координацияләү белән шөгыльләнделәр, пластик кәефне чагылдырырга өйрәнделәр һәм бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен үстерделәр.
Дәрес ахырында балалар бер-берсенә җылы сүзләр теләделәр.