5-7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программаларында катнашучылар өчен «Кече хуҗалык рәвешләрендә агробизнесны нәтиҗәле алып бару» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак.
Тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урынбасары Ришат Хәбипов, хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, агробизнес предприятиеләрен реструктуризацияләү һәм үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Рәфыйков, «Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе» рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук институт укытучылары чыгыш ясаячак.
Министрлык вәкилләре авыл икътисадының нәтиҗәлелеген һәм КФХ эшчәнлегенең норматив-хокукый базасын тәшкил итүче хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләячәкләр.
Курсларны тыңлаучылар шулай ук вегетация чорында туклану элементлары кытлыгын тулыландыру һәм чәчү әйләнешендә туфрак эшкәртү үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, туфракны ашлама белән тәэмин итү авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфрактан минераль элементлар чыгару өчен нигез булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттырып кына калмый, аның сыйфатын да яхшырталар: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләме арта. Моннан тыш, үсемлекләрне җитәрлек тукландыру белән тәэмин итү – җәй коры шартларда да уңыш формалаштыруның төп ысулларының берсе.