Педагогик хезмәт ветераны Иван Долгов юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

85 яшендә дә оптимист, башка питрәчлеләргә дә ярдәм итү теләген югалтмый торган кеше ул - Көлкәмәр авылында яшәүче Иван Долгов.

Күпләр өчен ул укытучы, остаз, үрнәк булып кала.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марина Харитонова, ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, хезмәттәш-педагоглар да Иван Александровичны туган көне белән котларга килделәр. Юбилярга озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм укыту-тәрбия процессында ирешкән уңышлары өчен Мактау грамотасы тапшырылды. Иван Александровичның  җилкәсендә 46 ел педагогик стажы. Моннан тыш, ул район иҗтимагый тормышында һәрвакыт актив катнашты һәм катнаша – райкомда эшләде, депутат итеп сайланды, халык мәнфәгатьләрен яклап, җирле ветераннарның башлангыч оешмасын җитәкләде. Иван Александрович һәрчак хаклы эш өчен "яна", тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә омтыла. Моның өчен аны районда да, аннан читтә дә кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International