Татарстан композиторларының «Талант территориясе» IV Республика фестиваль-конкурсында II дәрәҗә лауреат исеменә Питрәч беренче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Ильяс Сираҗиев лаек булды.
Аның укытучысы-Наталья Халикова. Мактаулы диплом белән бергә яшь пианистка истәлекле медаль тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, малай исеме музыкада зур уңышлары өчен «ТР балалар казанышлары энциклопедиясенә» кертелде.