Безнең илдә иң популяр чаңгы ярышлары быел 9 февральдә узачак. Безнең районда массакүләм чаңгы ярышлары барлык торак пунктларда да оештырылачак, ә төп ярышлар "Наратлык" стадионында узачак.
Стартка беренче булып 1,5 км дистанциядә кызлар һәм егетләр (5-8 сыйныфлар) ярышачак, өлкән егетләр һәм кызлар арасында дистанция ике тапкыр озынрак булачак-3 км. хатын-кызлар, ветераннар һәм җитәкчеләр - 1,5 км, ирләр-3 км. га чабачаклар.
Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.
Барлык спорт һәм актив ял сөючеләрне чаңгы трассаларында көтеп калабыз!