Питрәч районында «Өй бәйрәме» өйдә социаль хезмәт күрсәтүче гражданнар өчен тормышка ашырыла

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучы гражданнар өчен юбилейлы туган көне белән котлау рәвешендә «Өй бәйрәме» технологиясе тормышка ашырыла.

Өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү, аларда позитив кәеф булдыру, тормыш тонусын саклау максаты белән үткәрелә. Технологияне тормышка ашыруда үзәк директоры, өйдә социаль хезмәткәрләр  катнаша. 2019 елда социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында барлыгы 22 юбиляр, аларның 15е үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, 7 кеше 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Алар барысы да лаеклы кешеләр: хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар. Без һәрвакыт бу үзенчәлекле көнне кайгыртуга һәм игътибар күрсәтүгә шат. Җавап итеп без юбилярлардан рәхмәт сүзләре һәм уңай эмоцияләр алабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International