Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 7 февралендә кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- көчле кар;
- 500-1000 метрга кадәр күрем начарлану белән буран;
-көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр;
- юлларда кар көртләре сакланачак.
2019 елның 8 февраленә
2019 елның 7 феврале 18 сәгатьтән 2019 елның 8 феврале 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Кар, көндез урыны белән бераз.
Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы -12..-14, көндез максималь һава температурасы -8..- 10.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча:
Болытлы. Төнлә кар, урыны белән көчле, буран. Көндез бераз кар.
Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез -7..-12, төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда-16га кадәр .º
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.