Бу атнада Казанда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Анда элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итүгә һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга керткән өлеше өчен Вера Михайловна Ящукка "ТРның Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Ул Питрәч почта элемтәсенең күчмә бүлекчәсе, "Татарстан почтасы"федераль почта элемтәсе идарәсенең Казан районара почтамтының структур бүлекчәсендә эшли.