Питрәч районында район башлыгы Илһам Кашапов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта террорчылыкка каршы комиссия каршындагы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем составын расладылар. Аның җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Шәйхисламов билгеләнде.
2018 елда терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләре хисапларына һәм аның торышын контрольдә тоту материалларына күзәтү үткәрү комиссиясе секретаре Валентина Урысова үткәрде. Питрәч районы бу юнәлеш буенча билгеләнгән барлык планнарны да үтәгән. Утырыш барышында шулай ук киләсе елга эш планы турында да фикер алыштылар.
Иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләре белән көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Аерым алганда, төрле факторлар аркасында төрле антисоциаль һәм криминаль төркемнәрдә тискәре йогынты ясау җәһәтеннән зыян күрүчеләрнең берсе булган яшүсмерләр арасында мондый эш аеруча мөһим. Профилактик эшләрнең максималь нәтиҗәлелеге өчен бу ел планына төрле яшьтәге питрәчлеләр, шул исәптән мәктәп укучылары да күп кенә чаралар, акцияләр һәм тематик вакыйгалар кертелде.