Кечкенә җирлекләргә проблемаларны хәл итү катлаулырак

2019 елның 8 феврале, җомга

Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары тәмамланды. Бүген без аларның Колай, Екатериновка, Пимәр һәм Белкино авылларында ничек узулары турында сөйләячәкбез.

Территорияләрендә предприятие дә, хуҗалык та булмаган кечкенә авыл җирлекләренә үз проблемаларын хәл итү күпкә катлаулырак була. Бу яктан, Белкино һәм Колай авыл җирлекләренә күбрәк уңыш елмайды. Колайда «Агролак» ҖЧҖ нең эре авыл хуҗалыгы предприятиесе үсә, ә Белкинода «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ нең фермалары урнашкан. Колай авыл җирлеге территориясендә берничә эре крестьян фермер хуҗалыгы да үз эшен алып бара. Мәсәлән, А. Р. Гыйбадуллин крестьян-фермер хуҗалыгы Карповка поселогында хәзер 40 баш эре мөгезле яшь терлек асрала, ә «Тагашево» КФХ ында 207 баш. 2018 елда җирлек территориясендә яңа фермерлар да барлыкка килде: Патыев, Һадиев, Мөхәммәтҗановлар бер хуҗалыкка берләштеләр һәм үз җирләренә жимолость утырттылар, бу эшкә ике миллионлап үз акчаларын керттеләр, 2019 елда фермерлар бакчаларның гомуми мәйданын арттырырга һәм облепиха утыртырга планлаштыралар. Андреев КФХ сы өч гектар ярым мәйданда алма бакчасы төзи, Гыйбадуллин крестьян-фермер хуҗалыгында узган көзгә бер гектарга якын җирне органик технологияләр кулланып сарымсак белән чәчәләр, алга таба биредә башка яшелчә культуралары белән дә шөгыльләнергә планлаштыралар. Колай авыл җирлеге буенча КФХга ярдәмгә барлыгы дүрт миллион сумга якын субсидия түләнгән. Авылда шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны да арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International