Питрәч укытучылары "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә көч сынаштылар

2019 елның 8 феврале, җомга

Район этабында җиңүчеләр ачыкланды.

Безнең районның сыйныф җитәкчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы Питрәч икенче мәктәбендә узды. Төрле гомуми белем бирү учреждениеләреннән 11 укытучы жюри әгъзаларына ачык дәресләр һәм визиткалар күрсәттеләр. Барысы да лаеклы чыгыш ясады, һәрберсенең үз методикасы. Әмма конкурсның зона этабына Теләче районына бары тик ике катнашучы гына барырга тиеш. Питрәчлеләр данын икенче мәктәптән Гыйсмәтова Илсөяр һәм Ленино-Кокушкинодан Гүзәлия Миндубаева яклаячак. Аларга уңышлар телибез!
Шунысын да әйтергә кирәк, җирле этапта җиңүчеләр күбрәк иде, алар арасында Богородскийдан Эльмира Мәхмүтова, Кощак авылыннан Екатерина Цыкина, Шәледән Гөлия Низамова бар иде. Барысына да мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International