Питрәчнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен күп нәрсә эшләнә. Биредә һәр бала актив катнашырга тырыша торган төрле чаралар еш үткәрелә.
Балаларга бигрәк тә саф һавада уйнау, табигатьтә булу ошый. Күптән түгел " Дуслык» яңа паркында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында шундый күңелле һәм файдалы бәйрәмнәрнең берсе узды.