Хатын - кызлар конкурсының зона этабында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле, алар арасында - ике питрәчле. «Хатын-кыз - ана» номинациясендә – Елена Корбанова, биш бала анасы, «Хатын - кыз - ел үрнәге» номинациясендә - Татьяна Угарова, җирле «Шатлык» социаль приюты музыка җитәкчесе.
Питрәчнең башка катнашучыларын да мактаулы дипломнар белән бүләкләделәр, атап әйткәндә: «Кыңгырау» балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Миндукованы, Шәле фермасы бозау караучысы Тәслимә Миндубаеваны, Земфира Гобәйдуллинаны - җирле социаль хезмәткәр, район мәдәният йортының методик бүлеге мөдире Наталья Колыхалованы.