Питрәч "Шатлык" приютында МСРК утырышы

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 8 февралендә Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приюты дәүләт казна учреждениесе базасында Биектау муниципаль районының консилиум әгъзалары һәм социаль приюты белгечләре катнашында МРК утырышы узды. Утырышта авыр тормыш хәлендә булган 3 гаилә каралды. Гаилә белән эшләү нәтиҗәләре билгеләнде, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде. Традиция буенча Биектау муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре балаларны бүләкләр белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International