Рөстәм Нигъмәтуллин Питрәч районында яңа амбулаторияне, терлек сую цехын бәяләде һәм җирле эшкуарларны тыңлады

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Питрәч районында эш визиты белән булды.

Район Советының еллык йомгаклау утырышында катнашудан тыш, ул республика делегациясе белән бергә Кощаково һәм Шигали авыл җирлекләрендә дә булды. Беренче кунакларга күптән түгел капиталь ремонттан соң ачылган клуб һәм ачылышка әзерләнүче яңа амбулаторияне күрсәттеләр. Ә икенчесендә - шушы көннәрдә районда беренче ачылган терлек сую цехы. Утырыш алдыннан район башлыгы Илһам Кашапов кунакларга күргәзмә буенча экскурсия уздырды, анда район эшмәкәрләре үз продукциясен тәкъдим иттеләр, питрәчлеләр үзләренең барлык уңышлары турында сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International