"Һөнәр - табиб" дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Питрәч районының «Шатлык» приютында социаль педагог Закалова О. Ю. мәктәп яшендәге балалар белән «Һөнәр – табиб» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Укытучы бу борынгы һөнәр, аның барлыкка килү тарихы һәм бу һөнәрне сайлаган кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләде.

Алынган белемнәрне ныгыту өчен, балалар педагог белән бергә «Табиб - педиатрда кабул итүдә» вәзгыятьне карадылар. Балалар үзләренең "авырлыклары" турында сөйләделәр, ә бер тәрбияләнүче табиб костюмын киеп, кабул итүне алып барды: авыруларның шикаятьләрен язып алды, тән температурасын үлчәде, сулышын тыңлады.

Дәрес бик кызыклы, эмоциональ һәм уңайлы формада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International