Питрәч районы Советы утырышында район башлыгы Илһам Кашапов 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында сөйләде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында район – 10, бишенче урында – белем бирү сыйфаты буенча, өченчедә-медицина хезмәте күрсәтү буенча. Тулаем территориаль продукт күләме 9 миллиард сумнан артык тәшкил иткән, киләсе елда аны тагын да арттыру планлаштырыла, районда продукция өч миллиард сумнан артып киткән. Шулай ук кече һәм урта бизнес саны артты. Мөгезле эре терлекнең баш саны 8 процентка кимүгә карамастан, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре дә уңай булды. Иң беренче чиратта, балалар бакчалары һәм мәктәпләрне, шулай ук юллар, газификация, башка коммуникацияләрне яңарту кирәк.
Рөстәм Нигъмәтуллин шулай ук төрле программаларны гамәлгә ашыру, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме кебек уңай моментларны билгеләп үтте, берничә кисәтү ясады. Ул ассызыклап үткәнчә, берничә позиция буенча районга уртача хезмәт хакы (ул 2018 елда 30150 сум тәшкил иткән), тулаем территориаль продукт һәм үзләре җитештергән төяп җибәрелгән продукция күләме, шулай ук территориягә инвесторлар җәлеп итү буенча эшләргә кирәк.