14 февральдә районда "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатлары концерты узачак.
15.00 сәгатьтә алар Кощак авыл мәдәният йорты сәхнәсендә, ә 19.00 сәгатьтә Шәле авылында чыгыш ясаячак. Фестиваль проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә авыл мәдәният йортларында «Авыл клублары» республика программасы буенча төзелгән.
Тамашачылар төрле елларда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре, Россия театр сәнгате университетын (ГИТИС) тәмамлаучылар, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары чыгышларын карый алачаклар. Игнат Изотов һәм Александра Бушуева, Әмир Әхмәдишин һәм Илгиз Зәкиев (Казан), Нурзидә Вәлиуллина һәм Алексей Родионов (Лаеш) һәм башкалар чыгыш ясаячаклар.
Керү ирекле. Үзегез килегез һәм балаларны алып килегез!