"Иминият пенсияләре турында" Федераль законның 17 статьясындагы 14 өлеше нигезләмәләре нигезендә авыл хуҗалыгында 30 календарь ел эшләгән затларга картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә күрсәтелгән Законның 16 статьясындагы 1 һәм 2 өлешләрендә каралган тиешле иминият пенсиясенә билгеләнгән сумманың 25 проценты күләмендә беркетелгән түләүне арттыру билгеләнә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән билгеләнгән түләү күләмен арттыру билгеләнә торган эшләр, производстволар, һөнәрләр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге расланган (бу шул исәптән агрономнар, ветеринарлар, тракторчылар һәм тд.).
Күрсәтелгән карар нигезендә күрсәтелгән өстәмә түләү алу хокукын бирә торган эш (эшчәнлек) чорларын исәпләү кагыйдәләре расланды. Атап үтелгән карарда авыл хуҗалыгында эш стажына кертелә һәм исәпкә алына торган чорлар, шулай ук авыл җирендә эш стажын раслаучы теге яки бу чорлар нинди документлар белән расланырга тиеш булачак.