Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Яшь фермер" интеллектуаль уенына чакыра

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә "Казан Экспо" күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә "Яшь фермер" VII интеллектуаль уенының төбәк этабы узачак.

Төбәк этабы "Россия авыл яшьләре берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелә.

Уенның максаты – укучыларның авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарә итү карарларын эшләү һәм командада эшли белү күнекмәләрен үстерү.

Чара талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аны авыл территорияләрен үстерү буенча бизнес-проектларны эшләү һәм тормышка ашыру процессына җәлеп итү, икътисад, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру һәм менеджмент өлкәсендә белемнәрне киңәйтү, уенда катнашучыларның шәхси компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, уенның беренче этабында җиңүчеләр икенче этапта катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча бу елның язында Мәскәүдә финалда катнашырга мөмкин.

Үткәрү датасы һәм вакыты: 15 февраль көнне 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.

Үткәрү урыны: «Казан Экспо» МКҮ, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә урамы, 1 йорт (Аэропорт), 2 нче Павильон, 3 нче кат, 1 нче зал

Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Керү ирекле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International