Питрәчтә кышкы уеннар дәвам итә

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Якшәмбе, 17 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Питрәчнең "Наратлык" урманында тагын иң күңелле, актив һәм азартлы кешеләр җыелачак. Бу юлы балаларны һәм өлкәннәрне яңа кызыклы конкурслар көтә. Чараны район мәгариф бүлеге үткәрә. Аларның сәламәтлек көне ел саен күпләрнең яраткан «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» бәйгесе үткәрелә, шулай ук хәрәкәтчән уеннар булачак. Шуңа күрә күңелсезләнергә туры килмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International