Татарстанда аграрийлар минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчаларын алачаклар

2019 елның 15 феврале, җомга

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары алачак.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге акчалар 30 мартка кадәр министрлыкка бер гектар чәчүлек мәйданынд,а гамәлдәге матдә 30 килограммнан да ким булмаган минераль ашламалар туплау турында документлар тапшырачак хуҗалыклар алачак.

Мондый авыл хуҗалыгы предприятиеләренә акча бер гектарга 500 сумнан артык исәбеннән биреләчәк. «Моңа 1,5 млрд. сум күләмендә финанс ярдәме каралган – бу республика бюджетыннан минераль ашламалар сатып алуга максатчан акчалар», - дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре турында сөйләгәндә, кирәкле күләмдә минераль ашламалар туплауның мөһимлеген билгеләп үтте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International