Сугыш һәм сугышларның барысы да иртәме-соңмы тәмамлана һәм тарихка кала. Әфган сугышы тарихы уннарча мең яшь егет һәм аларның әниләре күз яшьләре белән язылган, бу сугышта 15 мең совет солдаты һәлак булган, ул мәңгегә безнең хәтердә калачак.
Питрәч җире бик күп кыю, көчле ул һәм кыз тәрбияләп үстергән. Бүген безнең районда 79 Әфган сугышы ветераны яши. Дүрт егет, райондашыбыз сугыштан кайтмады. Әмма без бүген дә Әфганстанда һәлак булган геройларның исемнәрен хәтерлибез - Евгений Перчков, Геннадий Саликиев, Илдар Мархабин һәм Николай Кирюшин. Әлеге егетләрнең фамилияләрен хәзер дүрт Питрәч урамы йөртә, алар хөрмәтенә районда спорт турнирлары уздырыла.