2019 елның 14 февралендә "Патриот" республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге дәүләт автоном учреждениесе базасында «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы старт алды.
Бу көнне узган ачылыш тантанасында ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Беляков, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Юнармиянең баш штабы җитәкчесе урынбасары Елена Слесаренко, ТР Юнармия җитәкчесе Александр Бородин, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашты.