Питрәч районында танылган язучы һәм шагыйрә булып китте

2019 елның 15 феврале, җомга

Ленино-Кокушкино авылында хөрмәтле кунак, күренекле татар язучысы һәм шагыйрә Шәмсия Җиһангированы ачык йөз белән кабул иттеләр. Ул - ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сигез җыентык авторы. Аның күп кенә шигырьләре популяр җырлар сүзләрендә яңгырый. Ул үзенең поэзиясен хатын-кызлар күзлегеннән әйләнә-тирә дөньяга таныта . Питрәчлеләр шундый талантлы кунак кабул итүгә бик шат иде. Иҗат коллективлары, үз чиратында, яшьләр үзәгендә концерт әзерләгәннәр, ә җирле китапханәдә балалар шигырьләр сөйләделәр, халык ансамбльләре җырлар җырладылар, ә тамашачылар Шәмсия Җиһангированың иҗаты турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм яраткан авторыбыз истәлегенә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International