Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Гыймадиевка 95 яшь тулды

2019 елның 15 феврале, җомга

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Илһам Кашапов, район җитәкчелеге һәм авыл җирлеге вәкилләре котлады.

Хәким Гыймадиев Шәле авылында туып-үскән, биредә алты сыйныфны тәмамлаган, колхозда эшләгән, аннан сугышка киткән. Ул Смоленск өлкәсендә сугыша, шунда ук яралана, госпитальдән соң туган авылына кайта. 1947 елда өйләнә, хатыны Зөбәйдә белән өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер кече кызы Зәйтүнә белән яши.
Хәким Минһаҗ улы әле дә актив тормыш алып бара, ишегалдында кар чистарта, укырга, телевизор карарга ярата.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International