Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча «Созвездие–Йолдызлык» фестиваленең миллионлы катнашучысы хөрмәтенә Диплом һәм истәлекле кубокны Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповка Татарстан Республикасының Милли яшьләр иҗади элитасын булдыруга керткән өлеше өчен фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Туманов тапшырды.
Дмитрий Туманов шулай ук Илһам Кашаповка фестиваль районда һәм аның яшь катнашучылары ярдәме өчен рәхмәт белдерде, шулай ук безнең районда талантлы балалар күп, алар арасында бүгенге студентлар һәм консерватория, ГИТИСны тәмамлаучылар, «Восторг» триосы кебек төрле елларда «Йолдызлык» лауреатлары һәм җиңүчеләре - Зилә Гибатова, Юля Макарова, Руфинә Хәлиуллина, шулай ук Игнат Изотов солисты да бар, дип билгеләп үтте.