Шәле мәктәбе укучылары өчен "Күңелле татар теле" викторинасы үткәрелде

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Шәле авыл китапханәчесе, җирле мәктәптә, Халыкара туган тел көненә багышланган "Күңелле татар теле" исемле викторина үткәрде. Анда ике команда, 3 һәм 4 сыйныф укучылары катнашты.

Биремнәрне үтәү вакытында һәр команда бер-берсенә карата дустанә булдылар; уйлап табу һәм тәҗрибә кулланып, биремнәр тырышып эшләделәр. Балалар кызыксыну һәм активлык күрсәттеләр, бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.
Әлеге чара укучыларга татар теле буенча белемнәрен тикшерергә, фән белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итте, мөстәкыйльлек, хәтер, игътибар һәм фикерләүне үстерүгә ярдәм итте.
Чара ахырында командалар дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International