Питрәчлеләр сорауларына баш дәүләт хезмәт инспекторы урынбасары Артем Ларюхин җавап бирде.
Гражданнарны кабул итүгә район Башкарма комитетының мәдәният һәм мәгариф бүлекләре кадрлары, шулай ук "Ак барс" ПВК белгечләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре язылды.
Хезмәт килешүләрен рәсмиләштерү, аларга кадәр килешүләр төзү, кече яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләргә ташламалар турында һәм башка мәсьәләләр булды.