Төбәкләшү субъектларның АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы үсешенә өстәмә стимул бирәчәк

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең АПК идарәсенең төбәк органнары белән күчмә киңәшмәләр сериясеннән чираттагы этап узды, анда Идел буе федераль округы субъектлары аграрийларына дәүләт ярдәме, шулай ук авыл территорияләрен һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, министр урынбасары Оксана Лут һәм Елена Фастова, Идел буе федераль округының аграр ведомстволары вәкилләре катнашты.

Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елда агросәнәгать комплексын үстерү дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчалар күләме 303,6 млрд сумга кадәр арттырылган, былтыр 254,1 млрд.сум тәшкил иткән. Киңәшмәдә шулай ук «бердәм» субсидия, дәүләт ярдәме белән иминият һәм турыдан-туры тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр бирү механизмнарында үзгәрешләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International