Балалар Питрәч районыннан Советлар Союзы Герое тормышы турында мәгълүматлар белделәр

2019 елның 22 феврале, җомга

Питрәч китапханәсе хезмәткәрләре икенче мәктәп һәм район музее хезмәткәрләре  мәктәп укучылары өчен, Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Герой тормышы» дигән патриотик дәрес  үткәрделәр.

Балаларга «Сугышчы» документаль фильмын күрсәттеләр, ә соңыннан викторина үткәрделәр. Уен вакытында укучылар җавап биреп кенә калмыйча, алып баручыларга Петр Гаврилов тормышы турында кызыклы сораулар да бирделәр. Музейның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова аларга бик теләп җавап бирде, балаларга Герой турында күп яңа нәрсәләр сөйләде, ә чара ахырында аларга кызыксынучанлык һәм эрудиция өчен рәхмәт белдерде, истәлеккә флажоклар һәм кызыклы буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International