2006 елдан республикада "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" программасы гамәлгә ашырыла, ул хезмәт килешүе буенча эшләүче яки агросәнәгать комплексында яки социаль өлкәдә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
345 Питрәч гаиләсе шундый мөмкинлектән файдаланды инде. Алар торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр алдылар һәм торак шартларын яхшырту хокукын тормышка ашырдылар.
Төп критерийлар: авыл җирлегендә даими яшәү (яшәү урыны буенча теркәү), авыл җирлегендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру, гражданнарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану, 30% тан да ким булмаган күләмдә үз акчалары булу.
Бүгенге көндә Питрәч районында социаль түләүләр алу буенча исемлектә 43 гаилә (31 яшь гаилә һәм 12 граждан) тора. Гариза бирү өчен район Башкарма комитетының иҗтимагый торак комиссиясенә хакимият бинасында мөрәҗәгать итәргә кирәк.